

Борай районының Иске Мостафа авылында яшәүче Мусиннар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Бу матур вакыйга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә булды.
Мөнирә һәм Равил Мусиннарның гаилә коруына – 55 ел. Ныклы гаилә мәхәббәткә, тугрылыкка, эшсөярлеккә һәм бер-берең турында кайгыртучанлыкка нигезләнә, ди алар.
Равил Габдрахман улы һәм Мөнирә Вәли кызы икесе дә Борай районында туып үскән һәм тормышларын да туган җирләре белән бәйләгән.
Равил абый 40 елдан артык “Октябрь” колхозында механизатор булып эшләгән. Үзенең С-100 тракторы белән ул күпме юллар һәм күперләр салгандыр – исәбе-саны юк.
Аннары абруйлы, кешеләр белән аралаша белүчән, сәләтле Равил Габдрахман улы бригадир булып эшли. Авыл һәм район советларына депутат булып сайлана. Бүген инде ул хаклы ялда булуына карамастан, авыл тормышында кайнап яши: шимбә өмәләре оештырыша, кышын үзенең тракторы белән юлларны чистартып чыга, авылдашларына ярдәм итә.
Мөнирә Вәли кызы 40 елга якын укытучы булып эшли. Соңыннан мәктәп директоры вазифасын тарта, яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә зур көч сала.
Әмма тормышта иң зур байлык – ул гаилә, диләр Мусиннар. Алар ике ул һәм бер кыз үстергәннәр. Бүген инде Равил Габдрахман улы һәм Мөнирә Вәли кызы, җиде оныкларының һәм бер туруннарының уңышларына сөенеп, үзләре корган матур тормышта гомер итәләр.