

Калтасы авылында паркны төзекләндерүнең беренче этабы тәмамланды. Шушы көннәрдә аны ачу тантанасы үтте, дип хәбәр итә “Калтасы таңнары”. Буа тирәли фонарьлар һәм эскәмияләр урнаштырылган җәяүлеләр өчен плитка түшәлгән юл салынган. Парк чишмә исемен йөртә. Әйткәндәй, чишмә моңа кадәр ташландык хәлгә килгән булган. Аны чистартканнарһәм төзекләндергәннәр.
Икенче этапта “Сәламәтлек сукмаклары” төзелеше күзаллана. Сукмакны буага таба урман аша салмакчылар. Анда да эскәмияләр һәм яктыртылган зоналар урын алачак. Өченче этап итеп балалар спорт мәйданчыгын һәм яр буендагы ял итү зонасын төзекләндерергә планлаштырыла. Югарыда язылган эшләр “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Чыганак: bashinform.ru