

Башкаланың Кемерово урамында юл ремонты эшләре тәмамланды.
Комаров урамыннан алып Яңа Александровка шоссесына кадәр сузылган юл участогы ремонтланып, куллануга тапшырылды. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы үткәрелгән бу ремонт эшләре 610 метрда алып барылды һәм ул вакытыннан алда төгәлләнде.
Асфальт җәйгәннән тыш биредә шулай ук юл чите ташлары алыштырылды, тротуар ремонтланды, разметка сызылды.
Ремонтлар мизгеле тәмамлануга кадәр тагын да гомум озынлыгы22 чакрым тәшкил иткән 17 юл участогы ремонтланачак әле.
Фото: Башинформ.