Милли проектлар
12 июль 2022, 05:38

Сентябрьдә эшләр төгәлләнәчәк

   Башкортстанның Стәрлетамак -Стәрлебаш – Федоровка трассасы участогын ремонтлау эшләре агымдагы елның сентябрь аенда тәмамланачак.

Сентябрьдә эшләр төгәлләнәчәкСентябрьдә эшләр төгәлләнәчәк
Сентябрьдә эшләр төгәлләнәчәк

Башкортстанның Стәрлетамак -Стәрлебаш – Федоровка трассасы участогын ремонтлау эшләре агымдагы елның сентябрь аенда тәмамланачак.

   Ремонтланасы юлның гомум озынлыгы 3,3 чакрым тәшкил итә. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проектына ярашлы алып барылган бу эшләрне башкару өчен дәүләттән 45,3 миллион сум акча бүленгән.

   Бүгенге көндә белгечләр начар хәлгә килгән юл өслеген алып ташлап, асфальтбетон япма ябу белән шөгыльләнә. Аннан юлчылар юл билгеләре урнаштырачак, юл читләрен яңартачак, разметка сызачак.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас