Милли проектлар
12 июль 2022, 05:08

Һәркайсыбызның бурычы бу!

Планетабызны саклауга һәр кеше үз өлешен кертергә бурычлы. Ә бит моның өчен тау-таш актарасы да юк...

Һәркайсыбызның бурычы бу!Һәркайсыбызның бурычы бу!
Һәркайсыбызның бурычы бу!

   Планетабызны саклауга һәр кеше үз өлешен кертергә бурычлы. Ә бит моның өчен тау-таш актарасы да юк...

   Исегездәме икән, элек олысы да, кечесе дә кибетләргә пыяла шешәләр тапшыра торган иде. Аларны шулай ук кибеттәге товарларга алмашу мөмкинлеге дә бар иде.

   Архангель районы хакимиятендә үткән “Эшкуарлык сәгате”ндә “Свежий ветер” оешмасы директоры Светлана Вәлиева менә шуңа охшаш тәкъдим керткән һәм хуплау тапкан.

   -Бу агымдагы елның 22 апрелендә районда ачылган чүп-чар эшкәртү буенча цехның яхшы дәвамына охшаш,- диде, тәкъдим белән килешеп, хакимият башлыгы А. Сәетгалин.

   Идея икенчел чималны кабул итү буенча пункт ачуны күзаллый. Мәсәлән, пластик, полиэтилен, кәгазь һ.б. гадәти чүп савытларына түгел, ә сортларга аерып, пунктларга тапшырырга мөмкин. Анда махсус штрихкод бирәчәкләр. Шуның белән әлеге проектта катнашучы кибетләрдә товарлар алырга мөмкин булачак.

   Әйткәндәй, проект инде уңышлы эшли дә башлады.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас