Милли проектлар
11 июль 2022, 03:53

Иртәгә агач булсын өчен бүген эшләргә кирәк

Аскын урман хуҗалыгы теплицага чыршы һәм нарат утыртты.

Иртәгә агач булсын өчен бүген эшләргә кирәкИртәгә агач булсын өчен бүген эшләргә кирәк
Иртәгә агач булсын өчен бүген эшләргә кирәк

Владимир Путин указы буенча тормышка ашырылучы  “Экология” милли проекты кысаларында Аскын урман хуҗалыгы теплицага чыршы һәм нарат утыртты. Анда 40 мең орлык чәчелгән.
РБ урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов теплицада эш барышы белән танышты һәм якында тагын бер теплица урнаштырырга тәкъдим итте.  Киләсе елның язына бу район буенча 60 меңгә якын үсенте кирәк. Әле чәчелгән материал теплицага ихтыяҗны әлегә каплата алмый. Шул ук вакытта киләсе язда нарат үсентеләре генә күчереп утыртылачак, чыршы 2 елдан соң гына күчереләчәк.
- Көзгә тагын бер теплицаның каркасы урнаштырырга планлаштырабыз, аны киләсе язда утыртачакбыз, — ди Аскын урман хуҗалыгы җитәкчесе Мөнир Низамов.
Бу районда шулай ук урман питомнигында, бер гектардан артык мәйданда, чыршы һәм нарат үсентеләре үстерелә. Әмма шытымнарны үтәү һәм карау өчен эшче көчләр җитмәү төп проблема булып тора. Бу җәһәттән студентларны чакырырга, шулай ук мәктәп урманчылыгының эшен тулы көченә үстерергә дигән тәкъдим яңгырады.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас