

6 июльдә Стәрлебаш районы Яшерган авылында яңа фельдшер-акушер пункты үз ишекләрен ачты.
Яңа ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү” проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Әһәмиятле социаль объектны ачу чарасында район хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының гадәттән тыш хәлләрдә медицина ярдәмен мобиль әзерләү һәм күрсәтү бүлеге начальнигы Тимур Екимов һ.б. катшанты.
Кунаклар тантаналы чарада чыгыш ясап, җирле халыкны әлеге зур вакыйга белән котлады һәм яңа объектны төзүгә һәм матурлауга үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде.
400 дән артык кеше яшәгән авылны фельдшерлар Наҗия Ганиева һәм Нәфисә Ильясова хезмәтләндерәчәк.
Иркен кабинетларда пациентларны кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, хаатын-кызларны карау бүлмәсе, дарулар саклау өчен урын, персонал бүлмәсе һәм санузел бар.
-Биредә яшәүчеләр өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр һәм балалар өчен, медицина ярдәменә уңайлы шартларда алу мөмкинлеге туды, - ди Салават шәһәре баш табибы Илшат Яппаров.