

Соңгы елларда Уфада социаль объектлар, аерым алганда, мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешенә зур игътибар бирелде. Яңа объектлар массакүләм торак төзелеше районнарында гына түгел, өстәмә урыннар булдыруга зур ихтыяҗ булган урыннарда төзелә, ә булганнары реконструкцияләнә.
Аерым алганда, Башкортстан башкаласының Затон-Көнчыгыш торак зонасында 1225 укучы өчен мәктәп төзелеше дәвам итә. Ул 2022 елның мартында башланды.
Объект төзелеше Башкортстан хөкүмәте һәм Уфа шәһәре хакимияте контролендә. Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы Олег Котов җитәкчелегендә даими рәвештә эш барышы киңәшмәләре үткәрелеп тора. Лаборатор тикшеренүләрен тәмамлагач, төзүчеләр свайлар кага башлаячак.
Белем йортын төзү "Мәгариф" милли проекты ярдәмендә тормышка ашырыла.
Чыганак:gtrk.tv
Фото:gtrk.tv