Милли проектлар
8 июль 2022, 04:04

Яңа суүткәргеч төзеләчәк

Чиста су- сәламәтлек нигезе.

Яңа суүткәргеч төзеләчәкЯңа суүткәргеч төзеләчәк
Яңа суүткәргеч төзеләчәк

Краснокама районының Новонагаево авылында яңа суүткәргеч төзелә. Суүткәргеч төзелеше “Регион Уфа” оешмасы тарафыннан "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының бер өлеше булган “Чиста су” федераль проекты кысаларында алып барыла. Эш быел 16 мартта башланды. Тәмамлау 2023 елның 30 октябренә планлаштырылган.

Суүткәргечнең озынлыгы 13357 метр булачак. Суүткәргечне файдалануга тапшыру барлык авыл кешеләрен өзлексез рәвештә югары сыйфатлы су белән тәэмин итәчәк. Авылда якынча 500 хуҗалык.

Авыл биләмәсе башлыгы Илфас Исламов әйтүенчә, әлеге вакытта өч күп фатирлы йорт һәм ике урам гына су челтәренә тоташтырылган. Калган кешеләр аерым коелардан яки чишмәдән су алалар.

2022 елда республикада "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының "Чиста су" региональ программасы кысаларында, Бөре шәһәрендә яңа су корылмалары төзелешен башлау планлаштырыла. Шулай ук Иглин район үзәге, Краснокама районының Каенлык һәм Новонагаево авыллары, Уфа районының Сергеевка авылы, Хайбулла районының Бүребай авылы, ​​Әлшәй һәм Чишмә район үзәкләрендә суүткәргечләр төзү һәм яңарту дәвам итәчәк.

“Чиста су” региональ проектының төп максаты - 2024 елга Башкортстан халкының сыйфатлы су белән тәэмин ителгән өлешен 86,6дан 92,5% ка арттыру. Бу күрсәткечкә ирешү өчен, республика территориясендә 29 су белән тәэмин итү корылмасы төзү яки реконструкцияләү планлаштырыла.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас