Милли проектлар
8 июль 2022, 04:01

ГТО хезмәт коллективларында гадәти күренешкә әйләнде

Ишембай районында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) нормаларын үтәделәр.

ГТО хезмәт коллективларында гадәти күренешкә әйләндеГТО хезмәт коллективларында гадәти күренешкә әйләнде
ГТО хезмәт коллективларында гадәти күренешкә әйләнде

Ишембай үзәк район дәваханәсе хезмәткәрләре, табиблар, шәфкать туташлары спорт буенча үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Спорт чаралары Ишембай районының 4 нче  санлы автономияле спорт мәктәбе залында һәм “Нефтяник” стадионында үтте. Бәйгеләрдә 30дан артык кеше катнашты. Медицина хезмәткәрләре ГТО спорт комплексының стандартлары буенча көч сынаштылар. Бәйгеләр яхшы кимәлдә  оештырылган. Хезмәткәрләр үз яшь төркемнәрендәге таләпләргә туры килерлек яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Чара физик культураны һәм спортны пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, "Хезмәткә һәм оборонага әзер" спорт комплексын популярлаштыру, медицина оешмалары хезмәткәрләренең бердәм спорт командасы рухын ныгыту өчен оештырыла.

Спорт бәйгеләре ил җитәкчесе Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән” Сәламәтлек саклау” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас