Милли проектлар
7 июль 2022, 02:53

Уңайлы шартларда эшләү – бүләк

Шулай ди фельдшер Зәрия Исәнгуҗина.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Стәрлебаш районының Сарайса авылында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында төзелгән.

Яңа ФАПта 214 кешегә, шул исәптән 34 балага беренчел медицина-санитар ярдәме күрсәтеләчәк.

Яңа медпункт булу медицина ярдәмен тагын да сыйфатлырак күрсәтүгә ярдәм итәр мөгаен, ди биредә фельдшер булып эшләүче Зәрия Исәнгуҗина. “Мондый уңайлы шартларда медицина ярдәме күрсәтү – зур бүләк”, – ди 34 ел стажлы ханым. 

Яңа ФАП заман таләпләренә тулысынча җавап бирә. Анда беренче һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бар корылмалар да кайтарылган.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас