Милли проектлар
7 Июля 2022, 02:51

Эше барның – ашы бар

Үзмәшгульләр саны арта.

Бүген үзмәшгульләр саны арта бара. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында исә аларга ярдәм итү программасы каралган. Шуларның берсе – социаль контракт төзү.

Бәләбәй районы Знаменка авылында яшәүче Алексей һәм Лилия Серягиннар гаиләсе нәкъ шушы ярдәмнең файдасын күргән. Аларның гаиләсе, керемнәре түбән булу сәбәпле, адреслы социаль ярдәм алу таләпләренә туры килгән.

Үзмәшгуль булып теркәлгән гаиләгә дәүләттән ярдәм бирелгән һәм Серягиннар бу акчага тагын бер сыер сатып алган. Контракт шартлары буенча, гаилә хуҗалыкны алып бару белән беррәттән авыл хуҗалыгы товарларын сатудан табыш та алырга тиеш. Шуңа алар артып калган сөтне сата. Шулай ук каймак, май, корытны сатып алучылар да күп.

Шунысын да әйтергә кирәк: Бәләбәй районында шәхси хуҗалык алып баруга 10 контракт бирелгән булган, аларның 5есе раслау тапкан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас