Милли проектлар
7 Июля 2022, 16:56

Беренче юл

Ул вакытыннан алда эшләнгән.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда 2022 елда милли проект буенча беренче юл объектын ремонтлауны тәмамлаганнар.

Сүз башкаланың Кемер урамы турында бара. Аны юл төзүчеләр “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында вакытыннан алда эшләп беткән. Контракт буенча, эшләр 19 сентябрьгә тәмамланырга тиеш булган.

Объектның гомум озынлыгы – 610 метр. Хакы – 18,9 миллион сум.

“Уфа, гадәттәгечә, әлеге милли проектны гамәлгә ашыру буенча алдынгы урында бара”, – дип билгеләде республиканың транспорт министры Александр Булушев.


Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас