Милли проектлар
7 июль 2022, 06:22

Бөек осталарның дәвамчылары

Финалга килүчеләр – Симферопольдән алып Владивостокка кадәр.

6 июльдә Уфада “Бөек осталарның дәвамчылары” Бөтенрусия фестиваль-конкурсы башланды.

Читтән торып үткәрелгән этапта экспертлар 500дән артык конкурс эшен караган, әмма финалга бары 150 оста гына үткән

Финалда Симферопольдән алып Владивостокка кадәр – Русиянең 28 төбәгеннән югары уку йортлары һәм колледжлар студентлары катнаша.

Ачылу тантанасы “Торатау” Конгресс-холлында узды. Ә 7-8 июльдә Акмулла исемендәге БДПУда һәм республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының профильле мәйданчыкларында иҗади ярышлар үтәчәк.

Конкурс биремнәренең уртак темасы – “Туган як көйләре”. Финалчылар конкурс экспертларына 15 номинация буенча үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Алар арасында тукыма, керамика, киез басу, таш, металл һәм агач эшкәртү, сәйлән һәм ыргак белән бәйләү, рәсем төшерү бәйгеләре булачак. Кайсыбер номинацияләр милли кием-салым һәм фольклорга, шулай ук Русия халыкларының музыкаль инструментларына багышланган.

9 июльдә “АРТ-квадрат” шәһәр мәйданчыгында ике көн нәтиҗәләре буенча 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр фестивальдә катнашучыларның күргәзмә-ярминкәсе узачак. Шул ук көнне фестивальгә йомгак ясау, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләячәкләр.

Әйткәндәй, әлеге фестиваль ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырыла.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас