Милли проектлар
6 июль 2022, 04:37

Яңа концентраторлар кайткан

алар куллануда күпкә уңайлырак, азрак энергия “ашый” һәм тавышсыз. 

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

21 санлы шәһәр клиник хастаханәсе “Амбулатор онкологик ярдәм үзәге” бүлеге, 1 санлы поликлиника һәм Булгаково табиблар амбулаториясенең паллиатив ярдәм күрсәтү буенча патронаж хезмәте өчен   өч кислород концентраторы алган.

Бу приборлар “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Онкология авырулары белән көрәш” федераль проекты ярдәмендә алынган.

Кислород концентраторы – пациентка һавадагы кислород микъдарыннан шактый артыграк концентрациядә медицина кислородын җибәрүне тәэмин итүче махсус аппарат. Кислород концентраторларының төп тәгаенләнеше – канны кислород белән баету,  шулай ук тын алу җитешсезлеген профилактикалау. Яңа концентраторлар куллануда күпкә уңайлырак, алар азрак энергия “ашый” һәм тавышсыз. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас