Милли проектлар
6 Июля 2022, 04:14

“Sky Fest” фестивале узды

Спорт чарасы Иглин районында үтте. 

bash.newsbash.news
Фото:bash.news

Иглин районының Олы Теләк авылында “Демография” милли проекты эгидасы астындагы “Спорт – тормыш нормасы” дигән төбәк проекты кысаларында “Sky Fest” парашют фестивале узды. Анда республиканың Уфа, Күмертау, Белорет, Октябрьский шәһәрләре һәм Кемерово, Мәскәү өлкәләре, Екатеринбург, Киров, Яр Чаллы спортчылары катнашты.

Парашют спорты иң экстремаль спорт төрләреннән санала дисәк һич ялгышу булмас.  Җирдән күктәге парашютчыны  тын алмыйча күзәтәбез бит. Фестивальдә бу спорт төрен үз итүчеләр, югары күктә катлаулы акробатика номерлары һәм фигуралар башкарып, тамашачыларны таң калдырды.

Парашютчылар Русия, Башкортстан, Иглин районы флаглары белән сикерде.

БРның парашют спорты федерациясе рәисе бу спорт төре буенча мастер-класс күрсәтте. 

Чыганак: bash.news

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас