Милли проектлар
6 июль 2022, 03:38

20 июльгә корып куячаклар

Бу хакта  атна саен уза торган оператив киңәшмәдә район хакимияте башлыгы  Динис Йосыпов искәртте.

askino.bashkortostan.ruaskino.bashkortostan.ru
Фото:askino.bashkortostan.ru

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында төзелгән ФАПлар яны территорияләрен төзекләндерү – муниципалитет зонасы һәм авыл биләмәләре җаваплылыгында. Биналарга килү юллары тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.

Бу хакта  атна саен уза торган оператив киңәшмәдә район хакимияте башлыгы  Динис Йосыпов искәртте.

Бүгенге көндә модульле ФАПлар Ключи һәм Яңа Казанчы авылларында т корыла. Аскын Үзәк район хастаханәсе баш табибы Вадим Галәветдинов сүзләре буенча, эшләр 20 июльгә тәмамланырга тиеш, соңыннан медицина корылмалары һәм җиһазлар кайтарылачак.

“Аскын җылылык челтәрләре” предприятиесе көчләре белән Яңа Казанчы авылындагы ФАП янында скважина казылган, шамбо корганнар. Алдагы атнада Ключи авылындагы ФАПка килү юллары түшәләчәк, канализация дә казылачак.

–Алдагы елга безнең районга 10 модульле почта бүлекләре бүленә. 20 июльгә кадәр алар корылачак җир кишәрлекләре чикләрен билгелүне сорыйм. Бу эш эшләнмәсә, почта бүлеге модуле башка авыл биләмәсенә тапшырабыз. Бу эшне оператив башкарып чыгуыгызны үтенәм, – диде Динис Йосыпов, авыл советы биләмәләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп. 

Чыганак: askino.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас