Милли проектлар
5 июль 2022, 06:52

Затон шоссесында кайчан асфальт салырлар?

Алынган мәгьлүматларга караганда, быел республикада 210 чакрымнан артык юллар ремонтланачак.

Затон шоссесында кайчан асфальт салырлар?Затон шоссесында кайчан асфальт салырлар?
Затон шоссесында кайчан асфальт салырлар?

Алынган мәгьлүматларга караганда, быел республикада 210 чакрымнан артык юллар ремонтланачак.

   Затон шоссесының быел ремонтланасы участогының озынлыгы 8,5 чакрымнан артып китә. “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында узган бу ремонт эшләренең хакы 196,5 миллион сумга барып баса.

   Әлеге вакытта юлның 90 процентының өске каты куптарылган, киләсе атнадан юл төзүчеләр асфальт түшәргә тотыначак.

   Затон шоссесын куллануны 30 октябрьгә тапшырырга әзерләнәләр. Моннан тыш, милли проект кысаларында, Уфаның Ленин районында шулай ук Сәләм урамында һәм Деревенская переправа урамнарында да юлларны ремонтлау планда каралган.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас