

Октябрьский шәһәренең беренче санлы китапханәсендә “Традицияләрне саклыйбыз һәм арттырабыз” дип аталган тарих дәресе үтте.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында үткән чарада чыгыш ясап китапханәче Гүзәл Әхмәдиева болай диде: “Һәр халыкның үз мәдәнияте, традицияләре, милли киемнәре бар һәм алар безнең тормышка ныклап үтеп кергән. Безнең туган Башкортстаныбыз – күп милләтле республика, анда 160 милләт вәкиле яши. Иң күп яшәүчеләре – башкортлар, татарлар, руслар. Шуңа да бүгенге чараны без башкорт, татар һәм рус халыкларының милли киеменә багышладык”.
Чара барышында чагу төсләргә бай булган слайд-презентацияне кулланып, алып баручылар һәр халыкның тарихы, милли киемнәренең төп өлешләре һәм аермалыклары турында бәян итте.
Мондый чаралар үткәрү халыкларның гореф-гадәтләрен сакларга булыша, ә яшьләрдә партиотизм рухы уята,- дигән фикергә килеп таралышты анда катнашучылар.