

Дүртөйле – матур шәһәр. Ләкин “камиллекнең юктыр чикләре” дигән сүзләр дә бар бит әле.
Менә шуны истә тотыптыр, Дүртөйледә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында Чеверев урамын, Риковский тыкрыгын, Ленин ис. мәйданнан Агыйдел елгасы яры буена җәяүләп йөрү маршрутларын үз эченә алган сквер төзекләндерелә. Биредә инде юлларга асфальт түшәү башланган, шулай ук скверда бетон плитәсе салыначак.
Һәр урында яшелләндерү эшләре алып барыла, шул ук вакытта үсеп утырган агачлар сакланачак. Шулай ук скверда уңайлы утыргычлар урнаштыру һәм яктырту системасын яңарту планда каралган.
Фото: Башинформ.