+21 °С
Болытлы


Быел Агыйдел шәһәрендә Апаиш тәртипкә китереләчәк – Агыйдел елгасы яр буе, Чәчәкләр бульвары һәм шул тирәдәге җирлекләр.
Торак-коммуналь хезмәтләр министрлыгы вәкилләре хәбәр итүенчә, бүгенге көндә инде беренче санлы мәктәп тирәсендә – Чәчәкләр һәм Комсомол бульварлары буйларында кызу төзекләндерү эшләре бара. Биредә тротуарлар ремонтланачак, тирә-як яшелләндереләчәк, яктылык системасы урнаштырылачак, мәктәп алдына плитка түшәләчәк.
Объект 30нчы сентябрьгә куллануга тапшырылачак.
Фото: Башинформ.