Милли проектлар
4 июль 2022, 04:19

Төбәк буйлап сәяхәткә

Башкортстанда милли туристлык маршрутларны билгеләү кагыйдәләре 1 июльдән үз көченә керде.

Төбәк буйлап сәяхәткәТөбәк буйлап сәяхәткә
Төбәк буйлап сәяхәткә

Милли туристлык маршруты статусына дәгъва итү өчен берничә таләпкә җавап бирергә кирәк: комплекслылык, перспектива, актуальлек, танылу һәм әһәмиятлелек. Милли туристлык маршрутлары экспертиза нәтиҗәләре буенча билгеләнә.
Мондый маршрутларның тематик юнәлешле булырга тиеш. Ул Русиянең бер яки берничә субъекты аша узарга мөмкин. Милли туристлык маршрутының туристларны навигацияләү һәм ориентирлау системасы белән җиһазланган, шулай ук полиграфия һәм сувенир продукция белән тәэмин ителгән булуы шарт.
Милли туристлык маршрутларын Русия президенты Владимир Путин указын тормышка ашыручы “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты кысаларында  “Ростуризм” барлый.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас