Милли проектлар
4 июль 2022, 04:48

Нәтиҗәләр шатландыра

Быел яз Дуван районы Мәсәгуть авылы балалар музыка мәктәбе “Мәдәният” милли проекты кысаларында рояль, фортепиано, баян һәм уку әсбаплары алган иде.

Нәтиҗәләр шатландыраНәтиҗәләр шатландыра
Нәтиҗәләр шатландыра

Быел яз Дуван районы Мәсәгуть авылы балалар музыка мәктәбе “Мәдәният” милли проекты кысаларында рояль, фортепиано, баян һәм уку әсбаплары алган иде. Мәктәп директоры  Эллада Феденева сүзләренә караганда республикада “Мәдәният” мили проекты уңышлы тормышка ашырыла. Сәнгать мәктәпләренең биналары гына ремонтланып калмый, ә мәсьәләләр комплексы хәл ителә, матди-техник база да яңартыла.

“Мәдәният” милли проектында катнашуыбыз, аның кысаларында музыка уен кораллары алуыбызга бик шатбыз. Яңа яңа инде ул! Быел мәктәпкә укырга килүчеләрнең саны артуын көтәбез, -ди Эллада Николаевна.

Сыйфатлы һәм заманча музыка уен кораллары белән Мәсәгуть балалар музыка мәктәбе укучылары Николай Инякин исемендәге халык уен коралларында уйнаучыларның VI ачык республика конкурс-фестивалендә катнашкан. 6 сыйныф укучысы Тимофей Чащин баянда уйнап 2 дәрәҗә лауреат, Ә Максим Хабибов дипломант булган.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас