

Аскын районы Кубияз авылында “Мәдәният” милли проектының “Кече Ватан мәдәнияте” төбәк проекты кысаларында авыл мәдәният йорты төзекләндерелә. Әле авыл халкы тырышлыгы белән агач япманы алыштыру эшләре бара. Аннан соң матди-техник база да яңартылачак. Мәдәният йортында яңа ут, тавыш, механик корылмалар, тамаша залына креслолар урнаштырылган, сәхнә костюмнары алынган. Озакламый музыка уен кораллары һәм милли киемнәр китерелер. Финанслауның гомум суммасы – 4 млн сумга якын.
Берничә айдан кубиязлыларның барлык мәдәни чаралары да яңа бинада үтә башлар.