Милли проектлар
4 июль 2022, 04:22

Эшле булам дисәң, юллары бар

Быел яшьләр генә түгел, яшь балалы хатын-кызлар да, шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә укый ала.

Эшле булам дисәң, юллары барЭшле булам дисәң, юллары бар
Эшле булам дисәң, юллары бар

Агымдагы елда Русия Хөкүмәте хезмәт базарын тотрыклыландыруга һәм русиялеләрнең эшле булуына ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар арта. “Workskills” программалары буенча һөнәр үзләштерүгә һәм икенче һөнәр алуга квота проект кысаларында 2,5 тапкырга арткан. Анда эшкә урнашырга яки үзмәшгульлеккә әзер гражданнар чакырыла. Быел яшьләр генә түгел, яшь балалы хатын-кызлар да, шулай ук өлкән яшьтәгеләр дә укый ала. “Workskills” программалары буенча илнең 85 төбәгендә 115 мең кеше белем ала.

– 28 июньгә гражданнардан 8220 гариза кергән, бу билгеләнгән квотаның 150 проценттан артыгы. Гаризаларның өчтән бер өлеше эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан эшкәртелгән һәм хупланган. Кешеләр  “Мәшгульлеккә ярдәм итү” проекты белән кызыксына, проект ярдәмендә квалификацияне күтәрү генә түгел, яңа һөнәр алу да мөмкин. Проектта катнашучылар нәкъ менә алдагы эштә кирәк булган һөнәри күнекмәләрне үзләштерәләр, - ди БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас