Милли проектлар
2 июль 2022, 05:40

Беркайчан да тәмәке тартмаячакбыз!

Красноусольск авылында «Яшьлек» паркында «Никотинны витаминга алмаштырабыз» дип исемләнгән акция булып үтте.

Беркайчан да тәмәке тартмаячакбыз!Беркайчан да тәмәке тартмаячакбыз!
Беркайчан да тәмәке тартмаячакбыз!

 

Яшьләр көнендә Гафури районы үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре тәмәке тартуга каршы һәм сәламәт яшәү образын пропагандалауга багышланган традицион акция үткәрде. Чара РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында “Җәмәгатьчелек сәламәтлеген ныгыту” программасына ярашлы үткәрелде.

Бу көнне тәмәке белән дус булучыларның барсына да бер генә көнгә булса да тәмәкедән баш тартырга тәкъдим ителде. Китапханәчеләр акциядә катнашучыларга тәмәкенең зыяны, тарту белән бәйле булган авырулар турында сөйләде.

Тәмәкеләрен җимешләргә алмаштурчылар да булды бу көнне. Киләчәктә сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар күбрәк булыр дигән өметтә калабыз.

Белгечләр сарага килгән балаларга да игътибарсыз калмады: аларга да җимешләр тараттылар. Балалар беркайчан да тәмәке тартмаска сүз бирде.

Чыганак: Администрация МР Гафурийский район РБ

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас