

2022 елның 30 июненә биредә юл кыры ташларын һәм асфальт тротуарны сүтү эшләре тәмамланган. Тротуар янында яктырткыч кабель сузу һәм чәчәк клумбалары урнаштыру башланган
Проект нигезендә җәяүлеләр мәйданы, тротуарлар һәм балалар мәйданчыгы, спорт мәйданы, физик мөмкинчелекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы шартлар булачак.
Бульварның ике ягында балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылачак. Яңартылган мәйдандагы тәртип 27 видеокамера ярдәмендә контрольдә тотылачак, 57 эскәмия куелачак, 4 рәттә 2900 куак утыртылачак, 4,7 мең квадрат метр газон салыначак.
Моннан тыш, Дан бульвары һәм Муса Гәрәев мәйданы янындагы торак биналарның фасадларын ремонтлау планлаштырыла.
Барлык эшләр “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак:Башинформ
Фото: Башинформ