Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июнь 2022, 08:00

Кайсы шифаханәгә барырга?

Ял артык булмый.

alshvesti.ru
alshvesti.ru

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты өлкән яшьтәгеләр, физик мөмкинлекләре чикле булганнар һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен 2022 елга социаль турларның исемлеген раслады.

Өлкәннәр һәм инвалидлар “Яктыкүл”, “Карагай”, “Янгантау”, “Красноусол”, “Яшел чаукалык” шифаханәләрендә ял итә ала. “Урал аръягы шифаханәсе”, “Башкорт Венециясе” турларында катнаша, республиканың табигать һәйкәлләрендә була ала.

Балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне экскурсияләр вакытында Шүлгәнташ мәгарәсенә алып баралар. Шулай ук “Янгантау” һәм “Торатау” геопаркларын, республикадагы тыюлыкларны күрү мөмкинлеге булачак.

Әйткәндәй, өлкәннәрнең сәламәтлеген ныгыту ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының бер юнәлеше булып тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: