Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июнь 2022, 14:17

Эшкуарсыңмы? Яшең 25тән узмаганмы?

Алайса бу яңалык сезнең өчен.

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

25 яшькә кадәрге эшкуарлар үз бизнес-проектларын тормышка ашыру өчен 100 меңнән 500 мең сумга кадәр грантлар алала.

Акчалар бүген эшләүче эшкуарларга һәм юридик шәхесләргә конкурс нигезендә бирелә. Бу очракта яшь кешенең өлеше компаниядә 50 проценттан күбрәк булырга тиеш.

Башкортстанда әлеге ярдәм “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында күрсәтелә.

“Шул рәвешле без яшьләргә ярдәм итәргә исәп тотабыз. Бәйгедә катнашу өчен шартлар катлаулы түгел: эшкуарлык нигезләрен үзләштерү турында сертификат, проект суммасыннан 25 процент күләмендә үз финансларың һәм килешүләр төзү өчен электрон санлы имза кирәк. Шулай ук грант алучы, өч ел буена эшен алып барып, хисап тапшырып торырга тиеш”, – ди республиканың эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Бу хакта тулырак мәгълүмат өчен сылтама: https://pravitelstvorb.ru/ru/press-office/news.php?ELEMENT_ID=56533

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: