Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июнь 2022, 11:00

Бәрәңге орлыгы сатсаң...

Дәүләттән ярдәм алырга мөмкин. 

vosadu-li-vogorode.ru
vosadu-li-vogorode.ru

Бу атнада оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү һәм аларда үстерелгән продукция күләмен арттыру турында сүз кузгатты.

Вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, бүген республикада 620 мең тирәсе шәхси хуҗалык исәпләнә. Аларда бәрәңге һәм яшелчәнең 86 проценты җитештерелә.

Әйткәндә, эшкәртүчеләр “үзмәшгуль” бакчачыларга яшелчә һәм бәрәңге орлыкларын сатып алуга аванс бирә ала.

“Эшкәртүче һәм “үзмәшгуль” гражданин арасында “агрокилешү” төзелә. Үстерелгән продукцияне сатканнан соң, эшкәртүченең “үзмәшгуль” өчен орлык сатып алуга киткән чыгымнарының 50 процентын дәүләт каплый. Әмма бер эшкәртүчегә күп дигәндә 5 миллион сум гына каплануын да әйтеп үтәргә кирәк”, – ди Илшат Фазрахманов.

Министр сүзләренчә, хуҗалыклар өчен орлык сатып алуга аванслата ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән "Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм" милли проекты кысаларында башкарылачак. 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: