Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 июнь 2022, 07:59

“Акчарлак”та – икенче смена

Балаларның ялы күңелле үтсен!

“Акчарлак”та – икенче смена
“Акчарлак”та – икенче смена

Хәйбулла районында “Акчарлак” җәйге сәламәтләндерү лагерында икенче смена эшли башлады. Бу юлы лагерь 7дән 15 яшькә кадәрге 120дән артык баланы кабул итте.

“Иҗат территориясе” дип аталган ачылу тантанасы зур концерт белән башланды. Балалар үзләренең сәләтен күрсәтте. Аларның кайсыберләре бирегә беренчегә генә килми. Бу инде үсмерләргә лагерьның ошавы турында сөйли.

Әлбәттә, балалар ялларын күңелле һәм файдалы үткәрсен өчен педагоглар һәм тәрбиячеләр бар көчен сала. Алар кызыклы мастер-класслар, викториналар, җанлы уеннар, мавыктыргыч ярышлар әзерли. Әлеге сменада да балаларны онытылмас матур ял көтә.

Әйткәндәй, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр санын арттыру ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проектының бер юнәлеше булып тора.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: