Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2022, 09:54

Тәүдә авыллар халкы килеп күргән

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проекты: экскурсион маршрутны һәм гидларның рәсми ачылышка кадәр әзерлеген тикшерүгә багышланган  чарага Гаделгәрәй, Ыргызлы, Киекбай һәм Кутан авылларында яшәүче халык чакырылган иде. Шулай итеп төбәгебезнең уникаль тыюлыгы музеена тәүгеләр булып тәрбиячеләр, укытучылар, авыл клублары хезмәткәрләре, җирле “Агинәйләр” иҗтимагый оешмалар әгъзалары һәм балалар килде. Бирегә килүчеләр теләге буенча экскурсияләрне ике – башкорт һәм рус–  телләрендә  үткәрделәр. БРның мәдәни мирас объектларының күчемсез милеген куллану һәм саклау буенча фәнни-җитештерү  үзәге матбугат сәркатибе Айгөл Шәрәфетдинова сүзләренчә, экскурсиядән соң чара конференц-залда дәвам иткән. Анда кунаклар тәэссоратлары белән уртаклашты һәм “Шүлгән-Таш мәгарәсе” музей- тыюлыгы директоры Фәүзил Маликовка сораулар бирде.

Чыганак: burzyan.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: