Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2022, 18:01

“Русия суы” акциясе үтте

Су – барыбыз өчен дә тормыш чыганагы.

“Экология” милли проектының “Уникаль су объектларын саклау” федераль  проекты кысаларында Уфада ел саен үтә торган “Русия суы” ("Изге эшләр яры”) Бөтенрусия акциясе узды. Ирекмәннәр һәм студентлар яр буйларын һәм су объектлары акваторияләрен чүп-чардан тазартты.

–Бүген Сипайлово бистәсендә Караидел елгасының яр буйларын чистарттык. Бу эшкә ирекмәннәрне, студентларны, төрле предприятие һәм оешмаларны чакырдык. Алар башкалабызның сулыклары буйларын чүп-чардан арындырды, – ди Уфа хакимиятенең экология һәм тирә-як мохитне саклау бүлеге начальнигы Ольга Филева.

Чараны Уфа хакимияте белән берлектә республиканың Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы оештырды.

–Су – барыбыз өчен дә тормыш чыганагы. Су объектлары пычрану проблемасына игътибарны җәлеп итү максатыннан оештырыла мондый чаралар. Кешелеккә табигатькә карата сакчылрак булырга, яшәгән урыннарын яратырга кирәклекне искә төшереп торырга кирәк, – ди БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Руфина Шаһапова. 

Чыганак: https: ecology.bashkortostan.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: