Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2022, 10:43

Калкансыман биз белән проблемалар булмасын өчен

Республикада биойод белән баетылган йогурт җитештерә башлаганнар. “Сөт кухнясы”ның  бу ризыгы инде сатуга чыккан. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларында аны гади, баетылмаган йогурт урынына куллана башлаганнар.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Рушания Ялалова аңлатуынча,  республикада йод дефициты пробелмасы кискен тора. Суда һәм туфракта аның җитешмәве күзәтелә, димәк, кеше организмына  ул үзеннән-үзе эләгә алмый.

“Эндемик зоб – калкансыман биз авыруы, ул йод җитешмәгәндә барлыкка килә. Балаларга гармонияле үсеш һәм интеллект өчен йод бик кирәк. Аек акыл саклар өчен өлкәннәргә дә бик кирәк ул”, – ди Рушания Ялалова.

Республикада йод белән баетылган балалар ризыгы җитештерелә башлавы бик тә сөенечле, ди медик.

“Йод җитешсезлеген профилактикалау максатында ашарга киңәш ителгән диңгез кәбестәсен балалар, гадәттә, ашамый. Майлы диңгез балыгын барысы да сатып ала алмаска мөмкин. Шуңа йод һәм файдалы бактерияләр белән баетылган йогуртны бу очракта хәзинә дип атарга да була”, – ди табиб.

Аны Уфада, Стәрлетамакта, Октябрьскийда һәм Югары Кыйгыда  җитештерәләр. “Сөт кухнясы” ризыгын учреждениенең 4 тарату пунктында сатып  алырга була.

Исегезгә төшерәбез, республикада “Сөт кухнялары” Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проекты кысаларында эшләп килә. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: