Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2022, 10:02

ИТСлар кертелә

БРның Транспорт министрлыгыннан.
Фото:БРның Транспорт министрлыгыннан.

Быел  “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты буенча республика юлларында интеллектуаль транспорт системасы (ИТС) кертелә башлаячак. Ул 2024 ел ахырына сафка тапшырылырга тиеш, дип хәбәр итәләр Башкортстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Интеллектуаль транспорт системаларын төбәкләрдә үстерү сорауларын Новосибирскида министрлыклар  вәкилләре IX Халыкара Себер транспорт форумында өйрәнделәр. РФ төбәкләрендә ИТСларны кертү һәм үстерү перспективалары хакында  Федераль юл агентлыгының милли преоктны тормышка ашыру һәм төбәк үсеше идарәсе начальнигы Радик Фаразетдинов сөйләде. Аның сүзләренчә,  узган елда илдә ИТСларны кертү буенча бик зур эш үткәрелгән.  15 юл хәрәкәте белән идарә итү  үзәкләре булдырылган яисә модернизацияләнгән, 1 350 транспорт агымы берләштерелгән, 630 күзәтү камерасы, 460 “акыллы” светофорлар куелган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәүче комплекслар, мәгълүмат таблолары һәм башкалар  урнаштырылган.

  “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында ИТСлар кертүгә  2022 елда илнең 42 төбәгендә 7,35 миллиард сум юнәлтеләчәк”, – дип ассызыклады Радик Фаразетдинов. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: