Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 июнь 2022, 10:05

8 мөдир арасында яхшысы ул булган

Башкортстанда “Иң яхшы балалар бакчасы мөдире-2022” конкурсы узды. Анда республиканың төрле почмакларыннан 8 мөдир катнашты. Дүртөйле районын  “Кояшкай” 6 санлы балалар бакчасы мөдире Зинфира Әхмәтшина тәкъдим итте. Ул, конкурстагы барлык сынауларны да уңышлы үтәп чыкты һәм беренче урын алуга иреште.

Шундый һөнәри үсеш мөмкинлекләрен “Мәгариф” милли проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты бирә.

Зинфира Әхмәтшина җитәкчелегендәге 6 санлы “Кояшкай” балалар бакчасының тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре  күп тапкырлар республика һәм халыкара конкурсларда җиңүче булган.

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: