+14 °С
Болытлы
Стәрлебаш районында Тәтер-Арслан-Учуган-Әсән-Айтуган-Шарлык автомобиль юлы участогы ремонтлана.
Бу эшне Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында “Башкиравтодор” оешмасы башкара.
Төзекләндереләсе юлның гомум озынлыгы 2, 3 чакрым тәшкил итә. Башкарыласы эшләрнең гомум суммасы 33,5 миллион сумга барып басачак. Объектта ремонт үткән елда башланган һәм агымдагы елның августында тәмамланачак.