Бөренең М. Бәширов исемендәге сәнгать мәктәбендә зур шатлык: бирегә Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында бик күп инструментлар һәм корылмалар кайтарылган.
Талантлы балаларга сәләтләрен тагын да ныграк үстерү өчен бирегә кайтарылачак уен коралларының исемлеген санап үтү дә күңелле: фортепиано, аккаордеоннар, баяннар, скрипкалар, гитаралар, интерактив аппаратура, сәнгать бүлеге өчен корылмалар (офорт станогы, гончар җайланмасы, скульптура станогы, туку станогы, мольбертлар).
Бүгенге көндә “Тула” баяны, скрипка, гитаралар кайтарылган да инде.
Фото: Башинформ.