Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 июнь 2022, 19:45

Паралимпиягә әзерлек кызу бара

   2-9 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә Русия паралимпия уеннары үтәчәк.

Паралимпиягә әзерлек кызу бара
Паралимпиягә әзерлек кызу бара

2-9 октябрь көннәрендә Сочи шәһәрендә Русия паралимпия уеннары үтәчәк.

   Анда спортчыларыбыз “Без бергә. Спорт” дип аталган җәйге уеннарда катнашырга әзерләнә. Безнең спортчылар белән бергә Белоруссия, Әрмәнстан һәм Төрекмәнстан спортчылары да көч сынашачак.

   Уеннарда Башкортстан данын 44 спортчы яклар дип көтелә. Алар биш спорт төрендә катнашырга әзерләнә.

   РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерүенчә, ил хөкүмәте Русия спортының югары дәрәҗәсен саклап калу өчен барсын да эшләячәк.

   Башкортстаннан паралимпиада чемпионы Рима Баталова болай диде: “Без уеннарда Башкортстан спортчыларының чыгышларын көтәбез һәм, контроль стартларга караганда, алар иң югары күрсәткечләр белән сөендерергә ошаган. Аларның җиңүләр яулаячакларына ышанабыз! Алга, Башкортстан!”

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: