Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 июнь 2022, 11:01

Игелеген күрсеннәр!

Мөмкинлекләре чикле пациентларны йөртү һәм күчмә паллиатив патронаж ярдәме өчен 23 автомобиль район һәм шәһәрләргә юлланды.

Игелеген күрсеннәр!
Игелеген күрсеннәр!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров республиканың медицина оешмаларына мөмкинлекләре чикле пациентларны йөртү һәм күчмә паллиатив патронаж ярдәме өчен 23 автомобиль ачкычын тапшырды. Махсус автотранспорт Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән тормышка ашырылучы "Сәламәтлек саклау"милли проектының  "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы кысаларында алынган.  

LADA автомобильләре базасында җитештерелгән яңа техниканы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программасы ярдәмендә сатып алганнар. Моның өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 34,8 млн сум акча тотылган.
Мөмкинлекләре чикле авыруларны йөртү машиналары Уфаның 8нче шәһәр клиник дәваханәсенә, Учалы үзәк шәһәр дәваханәсенә, шулай ук Белорет, Исәнгул, Балтач, Кырмыскалы, Кушнаренко, Мәләвез, Мишкә, Морак үзәк район дәваханәләренә тапшырылды.
Паллиатив патронаж медицина ярдәме өчен автомобильләр Октябрьский, Нефтекама шәһәр дәваханәләренә, шулай ук Бакалы, Бөре, Балтач, Олы Устьикин, Бөрҗән, Дәүләкән, Караидел, Учалы, Чакмагыш, Чишмә үзәк район дәваханәләренә бирелде.

Игелеген күрсеннәр!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: