Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 июнь 2022, 09:35

Экраннарга яңа сериал чыга

Гадәти күңел ачуга корылган сериаллардан аермалы буларак ул яшь тамашачыларга практик файда китерәчәк. Ничек итеп?

Экраннарга яңа сериал чыга
Экраннарга яңа сериал чыга

 

Ничек самолетны җиргә төшерергә, супергерой булырга я булмаса альпак үстерергә? Гуманитар проектлар фонды “Киләчәккә билет” мәктәп укучыларына иртә яшьтән профюнәлеш бирүче федераль программа операторы һөнәр сайлау буенча беренче веб-сериал продюсеры булачак.

Яңа проектны төшереп бетергәннәр инде. Хәзер сериалны презентацияләүгә әзерләнәләр. Ул 23 төбәктә күрсәтеләчәк, шул исәптән Башкортстанда да. Премьера 2022 елның көзенә планлаштырылган.

Проектның сөйкемле төп геройларының маҗараларын федераль каналлар тамашачылары, “Киләчәккә билет” аккаунтына язылучылар, илебезнең мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары карый алачак.

Сериал үзәгендә төрле өлкә вәкилләренең тарихы. Арада медицина, IT, медиа, бизнес, инженер эше, фән һәм сәнгать вәкилләре бар. Һәр сериядә тамашачы шәхси хезмәт һәм уңыш тарихы белән таныша алачак һәм гадәти һөнәрләрне көтелмәгән яктан ачачак.

Гадәти күңел ачуга корылган сериаллардан аермалы буларак, “Киләчәккә билет” яшь тамашачыларга практик файда китерәчәк һәм һөнәрләргә уңышлы кешеләр күзлененнән карарга булышачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: