Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 июнь 2022, 09:40

Эчәр сулар чиста кирәк

Әлеге ысулны куллана башлагач, суны өстәмә фильтрлау таләп ителмәячәк.

Эчәр сулар чиста кирәк
Эчәр сулар чиста кирәк

 «Экология» милли проекты кысаларында  Стәрлетамак шәһрендә эчәр суның сыйфатын яхшырту өлкәсендә җитди эшләр башкарыла.

Мәсәлән, «Чиста су» проекты кысаларында суны тоныклыктан чистарту буенча мембран ысул кертелде.
Үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системаларыннан эчәр су белән тәэмин ителгән республика халкының өлешен 2024 елга 87,6 проценттан 92,5 процентка кадәр арттыру программаның төп максаты булып тора.
— Әлеге ысулны куллана башлагач, суны өстәмә фильтрлау таләп ителмәячәк. Краннардан килгән су минераль һәм чиста булачак, — ди хакимият башлыгы урынбасары Илдар Гарифуллин.
Проектка 400 млн сумнан артык акча таләп ителә. Финанслау ил һәм төбәк бюджетларыннан һәм шәһәр бюджетыннан бирелгән субсидияләр исәбенә башкарыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: