Җәйге каникуллар башланды һәм балалар озын уку елын тәмамлап, ниһаять, кинәнеп ял итә башлады. Кемдер вакытын өйдә үткәрә, ә кемдер актив яшәү рәвешен алып бара.
Мәсәлән, бу көннәрдә Аскын районында кызлар һәм малайлар мини-футбол һәм урам баскетболы буенча ярышларда катнашты. Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Демография” милли проекты кысаларында “Спорт – яшәү нормасы” проекты Аскын районында әнә шулай тормышка ашырыла.
Ярышлар ХХХIII Бөтенрусия олимпиада көнен бәйрәм итүгә багышлап үткәрелде. Урам баскетболы ярышында Аскынның беренче һәм икенче санлы мәктәпләреннән 10-17 яшьләрдәге 30 укучы катнашты.
Мини-футболда катнашучылар саны азрак булды – 12 бала. Ярышларда катнашучылар уеннардан яхшы кәеф, рух күтәренкелеге алып таралышты.