Милли проектлар
24 июнь 2022, 04:12

Медицина җиһазлары яңартыла

Башкортстандагы дәваханәләрнең берсе ингаляция анестезиясе машинасын эшләтеп җибәрде.

Медицина җиһазлары яңартылаМедицина җиһазлары яңартыла
Медицина җиһазлары яңартыла

Үрге Тәтешле үзәк район дәваханәсендә MAIA - 01 күп функцияле ингаляция анестезиясе машинасы эшли башлады. Җайланма "Сәламәтлек саклау" милли проектын тормышка ашыру аша алынган.

MAIA-01 олылар һәм бер яшьтән узган балалар өчен, анестезиология, реанимация, медицина учреждениеләрендә реанимация бүлекләрендә кулланыла. Ул үпкәне ясалма җилләтү һәм төрле параметрлар мониторингы белән хирургик интервенцияләр вакытында ингаляция анестезиясе өчен эшләнгән.

Күп функцияле ингаляция анестезиясе машинасы ике монитор белән җиһазландырылган: сулыш параметрларын комплекслы мониторинглау өчен анестезия мониторы, реаль вакыттагы график мониторингы

“Яңа машина бик яхшы! Бу безгә тәннең күп параметрларын контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк. Мондый ярдәм безнең өчен бик мөһим һәм бик кирәк иде”, - ди дәваханәнең баш табибы Илгиз Шәнгәрәев.

Чыганак:gtrk.tv

Фото:gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас