

Уфа мэры Ратмир Мәүлиев 14нче мәктәпне капиталь ремонтлау һәм 33 нче Олимпия резервының спорт мәктәбенең чаңгыда сикерү комплексын реконструкцияләү планнары белән уртаклашты.
Ул бу турыда үзенең телеграмма каналында язды.
" 1906-нчы елда төзелгән 14нче мәктәпнең ике катлы бинасы 2003 елдан бирле эшләми һәм капиталь ремонтка мохтаҗ. Безнең бурычыбыз финанс табу һәм проект сметаларын әзерләү. Олимпия резерв спорт мәктәбенең чаңгыда сикерү үзәге уникаль объект, монда 300 дән артык бала шөгыльләнә. Республика Спорт министрлыгы белән берлектә без федераль акчаларны җәлеп итү буенча эш планын билгеләячәкбез. Бу хәзерге торышка объектив бәя бирергә һәм киләчәктә шәһәр мохитен яхшырту этапларын эффектив планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк", дип язган Уфа мэры.
Барлык эшләр Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак:Башинформ
Фото:Башинформ