Милли проектлар
24 июнь 2022, 04:51

Балаларны төзек мәктәп каршы алачак

Белем йортлары төзелә һәм төзекләндерелә.

Балаларны төзек мәктәп каршы алачакБалаларны төзек мәктәп каршы алачак
Балаларны төзек мәктәп каршы алачак

Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов район үзәгенең 2нче урта мәктәбен ремонтлау буенча киңәшмә үткәрде. Анда төзүче оешма вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында ремонт эшләренең барышы, аларны тормышка ашыру бәяләнде, проблемалы пунктлар каралды. Подрядчиклар ремонтны агымдагы елның апрелендә башлаган. Эш планлаштырылган күләмнең 45% белән тәмамланган.

Мәктәпне капиталь ремонтлау "Башкортстан Республикасының мәктәп мәгариф системасын модернизацияләү" өстенлекле региональ проекты кысаларында алып барыла. Ул “Мәгариф” милли проекты эченә кертелгән. Республика бюджетыннан 70 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Мәктәп 1 сентябрьдә тагын да күркәмләнеп укучыларын кабул итәчәк.

Чыганак: Аскын районы хакимияте

Фото: Аскын районы хакимияте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас