Кыйгы районы үзәк дәваханәсендә медицина корылмаларын яңартканнар.
Бу эш ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарылган.
Дәваханәгә яңа кайтарылган корылмалар арасында “Диаком” рентген диагностика комплексы, “Мамо-Рпц” рентгеноммамография санлы аппараты, санитар яктыртулы кресло-урындыклар, “МАИА-01” ингаляция анестезия күпфункцияле аппараты һәм башка заманча комплекслар бар.
Яңа корылмалар медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыра. Ә үз вакытында ачыкланган чирләрне дәвалавы күпкә уңышлы һәм отышлы, ди табиблар.