Барлык яңалыклар

Кымыз җитештерә башлыйлар

Ә сез кымыз яратасызмы? 

youla.ru
youla.ru

Башкортстанда ел саен 600 мең шешә кымыз җитештерергә ният итәләр. Бу хакта республика премьер-министрының беренче урынбасары, икътисад үсеше һәм инвестицияләр сәясәте министры Рөстәм Муратов хәбәр итте.

 “Башкортстан атчылык һәм кымыз белән дәвалау буенча Русиядә эре үзәкләрнең берсе булып тора. Атлар саны буенча безнең республика ил төбәкләре арасында – икенче, ә Идел буе федераль округында беренче урында бара”, – дип бәян итте Рөстәм Муратов.

Аның әйтүенчә, инвестор үзенең атчылык фермаларын оештырырга һәм Баймакта җитештерү цехы төзергә җыена. Инвестиция проектына ярашлы, елына 8,2 тонна басылган бия сөте әзерләү, 246,5 тонна ит эшкәртү һәм 600 мең шешә кымыз җитештерү планлаштырыла. Барлык эшләр өчен 223 миллион сум акча салу карала.

“Проектның тормышка ашуы авыл хуҗалыгын һәм эшкәртү сәнәгатен үстерүгә ярдәм итәчәк”, – ди министр.

Проектның гамәлгә ашу вакыты 2022 ел дип билгеләнгән.

Әйткәндәй, бизнесны үстерүгә ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты да булышлык итә. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в