Барлык яңалыклар

500 мең сумга кадәр кредит бирә башлыйлар

Ул кемнәргә эләгер?

telemetr.me
telemetr.me

Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкка, шулай ук үзмәшгульләргә ярдәм  итү максатында ташламалы шартларда кредит бирү карала.

Бу акчаларны корылмалар сатып алуга, җитештерүне яңартуга, биналар төзү һәм реконструкцияләүгә тотынып булачак.

Кредитлар ярдәмендә предприятиеләр әйләнештәге акчаларын тулыландыра яки элек алынган кредитларын рефинанслый ала.

Үзмәшгульләр бу акчаларны бизнесларын оештыру һәм үстерү өчен кулланырга мөмкин. Шулай ук салымнар түләү өчен дә тотынырга ярый. Әмма вакытында түләнмәгән бурычларны әлеге кредит ярдәмендә каплау тыела.

Дәүләттән мондый ярдәм ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында карала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас в