

Аны Уфада, Стәрлетамакта, Октябрьскийда һәм Югары Кыйгыда җитештерәләр. “Сөт кухнясы” ризыгын учреждениенең 4 тарату пунктында сатып алырга була.
Йогурт йод дефициты барлыкка килү хәвефен киметү һәм профилактикалауны күз алдында тотып эшләнелгән. Әйткәндәй, йод дефициты халәте республиканың күп районнарында теркәлә. Бу сөт эшләнмәсендә йод тәме һәм исе сизелми.
Исегезгә төшерәбез, республикада “Сөт кухнялары” Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Демография” милли проекты кысаларында эшләп килә.